18 май 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Безнең илдә яшәүче халыклар” дигән әңгәмә үткәрделәр. Шөгыльнең максаты булып балаларны безнең илдә яшәүче төрле халыклар белән таныштыру, төрле халыкларга уңай караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. Шөгыль вакытында балалар һәр халыкның үз гореф – гадәте, бәйрәмнәре, үзләренә хас ризыклары, кием – салымнары булуын белделәр.
Балалар үзләренең гаиләләрендә төрле бәйрәмнәргә төрле ризыклар әзерләүләрен сөйләделәр.
Соңыннан балалар презентация карадылар, нинди милли киемнәр, бәйрәмнәр барын белделәр.