18 майда Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Татарстан республикасының Профсоюз җәмгыяте Президиумы тарафыннан уздырылган “Мин Ватаным белән горурланам” исемле балалар рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурста “Изгелек” үзәге хезмәткәрләренең балалары катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.