Бүген Федоровка интернат-йортында шахмат-шашка турниры үтте. Социаль хезмәтләр буенча белгеч Руфил Дәүләтшин һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина интернат-йортта социаль хезмәт алучылар белән шахмат-шашка уены буенча сайлап алу турниры үткәрделәр. Әлеге чараның максаты – фикерләү сәләтен үстерү, социаль активлыкны күтәрү һәм Республика турнирына катнашу өчен көчле уенчыны сайлап алу иде. Уенда катнашучылар уен максатына җитди якын килеп үзләренең сәләтләрен һәм көчле уенчы була алуларын күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләрен карап шашка буенча беренче урынны Тимофей Целищев, шахматта бөтен көндәшләрен җиңгән – Анатолий Бутлеровский алды.
Җиңүчеләргә интернат- йорт директоры Рузилә Бәширова грамоталар тапшырды һәм алар республика турнирында интернат- йорт данын яклаячаклар.