ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Яз җитте һәм «Гнездышко» приютында чәчәкләр чәчәк аттылар һәм агачлар чәчәкләнде. Бөтен дөнья төрле төсләрдә, әмма мондый матурлыкны сакларга кирәк, эссе көннәрдә су сибәргә, чүп үләннәрен утарга.

 

Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай” приютында 20 май көнне «Бизнесменнар көне” үткәрелде.Приютта тәрбияләнүче балалар ул көнне барсыда бик тырышып эшләделәр.Гөлләргә су сиптеләр, бүлмәләрне җыештырдылар. .Соныннан ин тырышып эшләүчеләргә грамоталар тапшырылды.

 


22
май, 2018 ел
сишәмбе

   Шушы көннәрдә «Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Васнецов - киндер тукымадагы әкият» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать булып узды.

Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Спорт һәркем өчен” дип аталган инвалид балалар өчен өстәл уеннары ярышын Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Шипилова Е.Н. һәм Микушова Г.И. тарафыннан “Спорт. Сәламәтлек. Ышаныч” социаль проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Чараның максаты: сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау; физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәтлеген, физик үсешен ныгыту һәм эшли алу сәләтен үстерү. 

 

22 нче май 2018 ел

Уңайлы ишегалды

 Яз –  бик тынгысыз вакыт,  йорт яны участокларында эш бик күп. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йорты ишегалдында  матур чәчәк түтәлләре пәйда булды. Анда петуния һәм флокс, цинния һәм бархатцы рассадасын үзләре үстергәннәр. Беседкалар, чәчәк түтәлләре буялган, агачлар агартылган. Ирексездән теләсә кайсы үтеп баручы туктап чәчәккә күмелгән алмагач һәм чия агачларына сокланып карыйлар. Бакча төрле бакча сыннары белән бизәлгән. Территорияне төзекләндерү эшендә бер генә хезмәткәр дә читтә калмады. Интернатта яшәүче өлкәннәр дә су сибәргә, чүп-чар җыярга булышты. Мондый эштә бары тик уртак тырышлык белән бергә эшләргә кирәк. Шул вакыт йортыбыз чиста, матур булачак. Ни өчен, нәрсә эшләгәнеңне аңласаң, теләсә кайсы эш бик мөһим һәм күңелле була.

 

   Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалау бүлмәсендә күнегүләр шунда яшәүчеләрнең авыруларына  һәм организмнарының эшчәнлек торышына карап үткәрелә.

22 нче май 2018 нче ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен модульле оригами техникасы кулланып аккошлар ясау  буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты оригами техникасы ярдәмендә коммуникатив күнекмәләрне, когнитив функцияләрне күзаллау һәм бармаклар эшчәнлеген арттыру.

Белгеч модульле оригами техникасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм  кәгазьдән модулләр ясау барышын аңлатты һәм күрсәтте. Чара барышында шөгыльдә катнашучылар аккош компазициясен булдыру өчен өчпочмаклы модульләр ясадылар һәм иҗади эшчәнлек белән мавыгып,  җылы атмосферада аралаштылар. Чарадагы 9 кеше  берлектә тулы матур компазиция төзеделәр.

Мондый бердәм эшләү барышында һәрберсе үзләренең эш өлешләрен күреп, ясалган композиция белән горурландылар һәм кәнәгать калдылар.

Май аенда Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре «Ветераннарга ярдәм итү”  акциясе буенча зур көчләрен куйдылар. Сугыш ветераннарына һәм ялгыз яшәүче  өлкәннәребезгә үз көчләреннән килгәнчә өйгә барып хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр ярдәм кулларын сузалар. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларыбызның күңелләрен күтәрер өчен үзләренең көчләрен җәлләмиләр, өлкәннәребез дә аларга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткереп торалар.

22 май 2018 ел, сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында «Минем гаиләм – минем байлык» дигән темага рәсем бәйгесе үткәрделәр.

Конкурста 11 гаилә катнашты.

Бәйге тәмамланганнан соң, жюри җиңүчеләрне билгеләде һәм аларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде.

 

55нче мәктәпнең тере почмагына экскурсия

 

 “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 13 инвалид бала тәрбияче Зарипова В.Ф. белән 22нче майда 55нче мәктәпнең тере почмагына экскурсиягә бардылар. Биология укытучысы тере почмакта яшәүче жәнлекләр белән таныштырды, яшь натуралистларның эшчәнлеге турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International