"Ветераннарга ярдәм итү" акциясе

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Май аенда Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль  хезмәткәрләре «Ветераннарга ярдәм итү”  акциясе буенча зур көчләрен куйдылар. Сугыш ветераннарына һәм ялгыз яшәүче  өлкәннәребезгә үз көчләреннән килгәнчә өйгә барып хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр ярдәм кулларын сузалар. Социаль хезмәткәрләр пенсионерларыбызның күңелләрен күтәрер өчен үзләренең көчләрен җәлләмиләр, өлкәннәребез дә аларга үзләренең рәхмәт хисләрен җиткереп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International