Шушы көннәрдә «Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Васнецов - киндер тукымадагы әкият» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать булып узды.
Интернатта яшәүчеләр презентация hәм слайд-шоу ярдәмендә Виктор Михайлович Васнецовның иҗаты белән таныштылар.
Алга таба рәссамның картиналары турында видеоролик карадылар, Третьяков галереясендә виртуаль экскурсиядә дә булдылар.
Йомгаклау өлешендә китапханә хезмәткәрләре «Васнецов иҗаты» дигән викторина үткәрделәр.