ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Чәршәмбе көнне, ягъни 23 майда, юрисконсультом Винниковой Эльвира әзерләнгән иде һәм үткәрелде белән очрашу яшәүче Үзәгенең социаль адаптация «Маяк» мәсьәләсе буенча алу пенсионерларга социаль өстәмә.

21 май көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та Бөек  Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан  “Хәтер саклый, хәтер мәңгелек...” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Аны Чистай шәһәренең  сукырлар җәмгыяте әгъзалары үткәрде.

«Доброе сердце» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ларионова Н.В. имин булмаган гаиләдәге балигъ булмаган балалар эше буенча муниципаль инспектор Галиуллина З.Ш. белән “Кадет интернат мәктәбе” нигезендә “Уроки Фемиды” хокукый клубының чираттагы дәрес “Бала хокуклары турында конвенция» дипаталган чара үткәрделәр.

Чара барышында яшүсмерләр белән киләсе эшләү технологиясе кулланылды:  видеоролик күрсәтү, яшүсмерләр белән әңгәмә алып бару. Чара яшүсмерләрдә кызыксыну уятты һәм күп сорауларга фикер алышу белән тәмамланды.

 

     Алабуга районының “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре әти-әниләр өчен “Интернетның балаларга начар яктан тәэсире” дип исемләнгән лекция оештырды. Бу чара “2017-2019 нчы елларда Татарстан Республикасында балаларның медиааралыкта мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча “Юл картасы” кысаларында уздырылды.

     Белгеч әти-әниләргә балаларны интернетта сагалап торучы куркыныч, ялган тозагына эләгү, баланың үз-үзен тотышында начар якка үзгәрешләр барлыкка килүне алдан кисәтү, андый үзгәрешләрнең балага тәэсире турында сөйләде. Бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән Кимберли-Янг методикасы буенча үткәрелгән психологик тикшерү балаларда интернет бәйлелек булмавын ачыклады.

Безнең центр специалистларының тырышлыгы, энтузиазмы, таланты ярдәмендә төрле буклетлар, листовкалар ясала.

 «Корбан булу психологиясеннән котылу” дип аталган төркемле дәрес «Аеклык ноктасы» клубы кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан проектта катнашучы 10 хатын-кыз өчен үткәрелде.

23 нче май 2018 нче ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   китапханә хезмәткәре Дарья Миронова “Кырымны азат итү» дигән әдәби – патриотик сәгать үткәрде.

Чаранын максаты:  хәрби Рәсәйнең тарихи истәлекле көннәре турында белемнәрен киңәйтү hэм  Ватанныбызны  саклаучыларга хөрмәт үстерү иде.

 Бу очрашуда китапханәче 1944 нче елда,  Бөек Ватан сугышы барган чорда, Кырымны немец – фашист илбасарларыннан азат итү турында сөйләде. Социаль хезмәт  алучылар “Кырымны азат итү» дигән документаль фильм дә карадылар. И.Лапшин, Н..Зарьян, А.Ивановскийларның шигырьләрен тынладылар hэм Кырым операциясендә катнашучы фронтовикларның истәлекләрен укыдылар. Чарада “Сугыш! hәм монардан  да куркыныч сүз юк. Сугышны яңадан искә алабыз…» дигән китап күргәзмәсе hәм  безнең сугышчыларның бу сугышта массакүләм батырлыгы турында фикер алышу белән тәмамланды.

     Чарада 20 кеше катнашты.

Шәһәрдә булганда без көн саен юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм катгый рәвештә үтәргә тиешбез. Бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән  очракта гына без үзебезне һәм якыннарыбызны фаҗигадән саклап кала алабыз.

     Юлларда җәяүлеләр белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Чистай муниципаль районында дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балкыш”  белгечләре “Мангуст” отряды волонтерлары белән бергәләп 2018 елның 22  маенда “Юлларда куркынычсызлык”  буклетларын өләштеләр.

«Барысы да үз кулыңда» дип аталган төркемле дәрес «Без барыбыз да төрле, әмма бертигез» технологиясе кысаларында «Веста» Үзәге белгече Ксения Ведерникова тарафыннан күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, опекун гаиләдә тәрбияләнелүче 18 бала өчен үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International