Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр ярдәмендә дәвалану.

2018 елның 22 мае, сишәмбе

      Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалау бүлмәсендә күнегүләр шунда яшәүчеләрнең авыруларына  һәм организмнарының эшчәнлек торышына карап үткәрелә. Күнегүләр кечкенә төркемнәрдә һәм индивидуаль үткәрелә. Бигрәк тә инсульт кичергән яшьләр кул һәм аякларының хәрәкәт эшчәнлеген торгызу өчен шөгыльләнә. Моның өчен велотренажер, йөгерү сукмагы, күпфункцияле "Дон" комплексыннан файдаланалар. Инсульттан соң тернәкләндерү өчен авыруны төрлечә кәефләрен күтәрергә, тернәкләнергә теләк уятырга кирәк. Инструктор Елизавета Ивановнаның  ярдәме, игътибары аларга көч һәм үз көчләренә ышаныч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International