55нче мәктәпнең тере почмагына экскурсия
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе 13 инвалид бала тәрбияче Зарипова В.Ф. белән 22нче майда 55нче мәктәпнең тере почмагына экскурсиягә бардылар. Биология укытучысы тере почмакта яшәүче жәнлекләр белән таныштырды, яшь натуралистларның эшчәнлеге турында сөйләде.