«Тере чишмә» рухи-әхлакый тәрбия программа кысаларында «Хыял» приютында тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Янилкин Н.А

2018 елның 25 мае, җомга

«Тере чишмә» рухи-әхлакый тәрбия программа кысаларында  «Хыял» приютында  тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Янилкин Н.А. янында булдылар һәм кулларыннан килгәнчә өй янындагы бакчада эшләделәр. Балалар, Хөсәенов А. Пирогов Д., оста итеп тырма белән эшләделәр. Кызлар, Федорова А., Семенушкина. К., Атаманова. В., түтәлләр ясадылар һәм барысы да бергәләп суган утырттылар. Николай Андреевич балаларга  рәхмәт белдерде һәм үзе язган “Батырларны исемләп искә алыйк” исемле китабын бүләк итте. Ә балалар, үз чиратында, ветеран янына ешрак килеп, өй эшләрендә ярдәм итергә дип вәгъдә иттеләр.Балалар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашкан саен үз районыбыз тарихы белән тирәнрәк таныша баралар, үткәндәге истәлекле вакыйгаларны беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International