«Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 23.05.2018 «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре проектта катнашучы хатын-кызлар өчен Түбән Кама районы Кызыл Чишмә поселогындагы «Изге чишмәгә» экскурсия оештырдылар.
Хатын-кызлар яр буенда бик теләп йөрделәр, истәлекле урыннарны кызыксынып карадылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, экскурсиядән бик кәнәгать калдылар һәм белгечләргә рәхмәт белдерделәр.
25 нче май 2018нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм минем илем» дигән темага чара үткәрде.
Чараның максаты – күңелдә булган шомны, борчуны киметү, арыганлыкны бетерү.
Ком терапиясе — ул дөнья белән һәм үз-үзең белән аралашуның бер ысулы; эчке киеренкелекне яхшырту, аның символик дәрәҗәсен гәүдәләндерү ысулы. Үсеш юллары ысулы үз-үзеңә ышанычны арттыра һәм яңа мөмкинлекләр ача. Ком терапиясе - үзеңнең уникаль образыңны җыеп, үз кулын белән язылган дөнья күренешенә сокланып, психик бөтенлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.
Чарада социаль хезмәт алучылар комлыкны зур чүл дип күзаллап, комлыкта кечкенә уенчыклар кулланып, һәрберсе аерым бер дәүләт төзеп, үзләре төзегән ил турында сөйләделәр. Чара ахырында түбәндәге мәсьәләләр буенча: алар төзегән илдә нинди халык яши, нәрсә белән шөгыльләнә, аларның охшашлыгы һәм аермасы турында фикер алыштылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар күңелдә булган шом, борчулардан арынып, уңай эмоция һәм яхшы кәеф алдылар.
Чарада 5 кеше канашты.
Сарман муниципаль районы Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында иммунитет турында әнгәмә утте.
“Без булдырабыз” проекты кысаларында Югары Отар интернат-йортында безнең специалистлар кабаттан супервизия һәм мастер-класслар уздырдылар.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында "Хәтирәләр терапиясе" киң кулланыла.
Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлегегендә психологик театр үз эшен уңышлы гына дәвам итә.
22 май көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр яңа сайлаган район Башкарма комитеты житәкчесе Әлфис Файзрахман улы Мөхәммәтгәрәев белән очрашты. Очрашуга районның социаль тармак оешма җитәкчеләре , хезмәткәрләре дә килгән иде. Жыелышта район башлыгы урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы да катнашты.
23 май көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”да булды.
Медицина сәгате Кукмара тернәкләндерү үзәгендә.
24 май 2018 ел, пәнҗешәмбе.
Массаж ясау буенча шәфкать туташы Ибрагимова Наилә Зөфәр кызы медицина сәгатендә, балаларга һәм әти-әниләргә “Тән җәрәхәтләре вакытында беренче ярдэм” сөйләп үтте.
Бу дэреснен максаты: үз-үзеңә һәм әйләнә тирәдәге кешеләргә беренче ярдәм күрсәтә белү.
Дрөс беренче ярдәм күрсәтә белү тормышта бик тә кирэк булачак. Беренче ярдэм ул зыян күрүченең гомерен һәм сәләмәтлеген саклап калу өчен юнәлтелгән чаралар комплексе.
Зыян күрүченең тормышы никадәр тиз һәм оста беренче ярдәм күрсәтүгә бәйле.
2018 елнын 23 мае,пэнжешэмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар 1 нче китапханәнең филиалында экскурсиядә булдылар.
Экскурсия Лев Толстойның иҗади мирасы аша, мәдәният мәсьәләләрен үстерү, иҗтимагый игътибарны җәлеп итү, тел белемен арттыру максатыннан оештырылган иде.
Китапханәче Дарья Миронова социаль хезмәт алучыларны китапханәнең кагыйдәләре, эш формалары белән таныштырды һәм күрсәтелә торган хезмәт төрләре турында сөйләде.
Уку залында китапханә мөдире Фирдая Зиганшина күренекле рус язучысы Лев Толстойның биографиясе, аның иҗади һәм публицистик эшләре турында сөйләде һәм әңгәмә аның әсәрләреннән өзекләр уку белән тәмамалады. Чара барышында шагыйрь, тәрҗемәче, журналист һәм краевед Мансур Сафин белән дә очрашу булды, ул үзенең Ясная Полянада булуы турындагы хатирәләр белән уртаклашты.
Катнашучылар иҗади очрашу вакытында Лев Николаевич Толстойның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Бөек язучының әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 6 кеше катнашты.