Минабутдинова О.С. җитәкчелегендә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкәннәребез белән берлектә бакча эшләре эшләнде. Алар суган, кишер чөгендер, сарымсак, кәбестә һәм башка бик күп яшелчәләр утыртуда ярдәм иттеләр. Теплицага кыяр, помидор һәм борыч, интернат тирәли матур чәчәкләр утыртылды. Гарденотерапия - ул яшелчәләр белән эшләүне аңлата, табигатьне сакларга hэм матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Интернатта яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бу шөгыль бик кирәкле, алар яшелчәләрне, табигатьне, тормышны яратырга өйрәнәләр.