«Минем хисләр». «Веста» Үзәге.

2018 елның 25 мае, җомга

«Минем хисләр» дип аталган төркемле дәрес балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гүзәл Валиахметова тарафыннан, 6 нчы санлы социаль участокта аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрияләнелүче 15 бала өчен үткәрелде. Максат: кешедә булучы төп хисләр турында күзаллау формалаштыру, балаларны үзенең эмоциональ торышың белән идарә итү ысуллары белән таныштыру.

Дәрес башында «Диңгез борчыла» дип аталган җылынып алу уены үткәрелде, бу уенда балалар төрле хисләр сүрәтләп күрсәтргә тиеш булдылар, ә калганнар моны  танып беледеләр. Дәреснең төп өлешендә балалар нәрсә ул хисләр, аларның нинди төрләре була,  алар безгә ни өчен кирәк икәне турында сөйләштеләр. «Тәкъдимнәрне әйтеп бетер» биремендә балалар: «Миңа тыныч булганда мин...», «Миңа күңелсез булганда мин...», «Миңа куркынычлы, кайчан...» дип башланган җөмләләрне дәвам итеп әйтеп бетерделәр. «Уңай һәм тискәре хисләр» биремендә нинди тәэсирләр уңай, кайсылары тискәре хискә керүен билгеләргә кирәк иде. Алга таба балалар «Эмоцияне мимика белән күрсәт», «Эмоцияне тавыш белән күрсәт» кебек уеннарда актив катнаштылар.

Дәрес ахырында, «Мин ясыйм» биремендә балаларга аларга ләззәт китерә торган эшне сурәтләргә тәкъдим ителде. Белгеч катнашучыларга каршылыклы тойгыларны читтә калдырып, күбрәк уңай хисләр белән  яшәргә тырышырга кирәк дигән фикер җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International