“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Закал” Региональ Иҗтимагый Оешма юристы әти – әниләр белән очрашты

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

31 май 2018 ел, пәнҗешәмбе

Айга бер мәртәбә мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әти – әниләр өчен Региональ Иҗтимагый Оешма юристы  белән очрашу уздырыла. Әти – әниләр квалификацияле юридик ярдәм алалар. Юрист мөмкинлеге чикләнгән балаларның хокуклары, ирекләре, гариза язу үрнәге, торак мәсьәләләсен хәл итү, пенсия хокуклары турында киңәшләрен бирә. 2018 елның 31 май көнендә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” Республика проекты кысаларында юрист белән чираттагы очрашу булды.Очрашу барышында мөмкинлекләре чикләнгән әти – әниләр өчен ташламалар, торак белән тәэмин итү  мәсьәләләренә кагылдылар. Барык әти – әниләргә тулыландырылган җавапларны, махсус киңәшләрне Базуев Константин бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International