Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан күпкатлы һәм аерым йортларда яшәүче, галәсендә дүрт балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә АПС монтажлау акциясе Сарман районында май урталарыннан ук дәвам итә. Чираттагысы 30 май көнне Янурыс, Зур Нөркәй, Иске Имән, Саклаубаш, Шәрләрәмә авыл җирлекләренә кергән авылларда үтте. Акциянең төп максаты - янгын очракларын кисәтү һәм анда кеше гомере өзелүгә юл куймау. Төтен чыккач эшләп китүче приборларның эшләү принциплары гади. Түшәмгә җиңел беркетеләләр, электрга ялганмыйлар. Үзендә булган батареясы якынча бер елга җитә. Кечкенә генә янып китү очрагы булганда да, датчиклар шул моментта ук эшләп китә һәм көчле тавыш чыгара. Янгын күзәтчелеге оешмасы вәкилләре һәм “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре приборлар кую белән генә түгел, янгынга каршы профилактик эш белән дә шөгыльләнәләр: әңгәмә – инструктажлар үткәрәләр; әти – әниләрне датчикларның эшләү принцибы белән таныштыралар. Әмма иң мөһиме – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм бу приборларның эшләп китмәвенә юл куймау турында ныклап аңлаталар.