Үзәктә ял итүче пенсионерлар, инвалидлар рәхәтләнеп татар халык җырларын тыңлап кына калмадылар, үзләре дә кушылып җырладылар. Туган як, туган тел турындагы шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Искиткеч матур милли киемнәрдә башкарылган татар биюләре күңелләргә бигрәк тә хуш килде.
Үзешчән артистларга зур рәхмәт әйтеп тагын килүләрен теләп калдылар.