Җәйге мәйданчык. “Веста” Үзәге.

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Җәй – балалар өчен иң яраткан вакыт. Җәйге зур тәнәфес балаларга сәламәтлекләрен ныгыту, физик яктан чыныгу, уку елыннан соң көч җыю өчен бирелгән. Җәйге каникуллар – ул ачышлар, танышулар, теләкләрне чынга ашыру чоры.

Җәйге ялны һәм эшне оештыру максатыннан ел саен “Веста” Үзәгендә июнь башыннан алып август ахырына кадәр җәйге мәйданчык эшләп килә, чөнки барлык балаларның да сәламәтләндерү лагерьларына бару яки  шәһәрдән чыгып китү мөмкинлекләре юк. Күпчелек балалар оештырылган эшчәнлексез кала. Үз- үзенә бирелгән балалар урам тәэсиренә бирелергә, юл хәлакәтенә эләгергә мөмкин. Шунлыктан алар, теләмәстән, куркыныч янаучылар  группасына керәләр. Җәйге мәйданчык социаль ярдәмдә торган кайбер ата-аналар һәм балалар өчен бу хәлдән чыгуның бердәнбер ысулы булып тора. “Веста” Үзәгендәге көндезге җәйге мәйданчыкка йөреп бала гаиләдән аерылмый, педагоглар күзәтүе астында була, кызыклы эшчәнлек белән шөгыльләнә, ә кичләрне һәм ял көннәрен гаилә кочагында үткәрә. Җәйге мәйданчык бер яктан төрле яшьтәге, җенестәге, төрле үсеш дәрәҗәсендәге балаларның буш вакытын оештыру ысулы булып торса, икенче яктан сәламәтләндерү, сәнгать, социаль  иҗат үсеше өчен урын булып тора. Үзәк белгечләре балалар өчен кызыклы уеннар, тренинглар, ярышлар, экскурсияләр, бәйрәм чаралары әзерләделәр.

Җәйге мәйданчыкның эшчәнлеге ахырына балалар сәламәт яшәү күнекмәләре, ял итү һәм тәрбия культурасын булдырырлар, аралашу, иҗади мөмкинлекләрен үстерерләр, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырлар, танып белү сәләтен арттырырлар, физик культура, иҗат сәнгате һ.б төр эшчәнлекләрен үстерерләр дип көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International