«Хыял» балалар приютында «Куркынычсыз каникуллар»исемле чара узды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Балалар белән күп кенә бәхетсезлек очраклары электр приборлары белән уйнауга бәйле булып кала. Моның белән бәйле рәвештә балалар приютында «Куркынычсыз каникуллар» исемле чара уздырылды.Әлеге чараны Чистай электр челтәре хезмәткәрләре оештырдылар.Балалар белән уеннар рәвешендә электротравматизмны булдырмау буенча күнегүләр уздырылды. Манекенда электр тогы белән зарарланган кешегә беренче ярдәм күрсәтүне  тасвирладылар. Тәрбияләнүчеләр ничек дөрес итеп ясалма сулыш бирү турында белделәр. Аннары «Электр тогының файдасы һәм нәрсәсе белән куркыныч” дигән темага әңгәмә уздырылды. Бигрәк тә балалар  тематик мультфильмнарны зур кызыксыну белән карадылар.Чараның нәтиҗәсе итеп рәсем конкурсы үткәрелде,шунда безнең тәрбияләнүчеләребез бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International