Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында скандинавларча йөрү күнегүләре дәвам итә. Күнегүләр вакытында авырлыкны арттыра барып, тиз һәм акрын йөрүне чиратлаштырып йөриләр.Йөрү экологик чиста, машиналар йөрми торган урыннарда үткәрелә. Күңелле һәм һәркем өчен булдыра алырдай спорт төре инвалидларның һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрә, сәламәтлекләрен яхшырта.