Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру Комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы яшь инвалидлар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече белән очрашу булды. Очрашу мәгълүмати характерда узды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле гражданнарга мәшгульлек хезмәте турында, хезмәт базарындагы вәзгыять, инвалидлар квоталы эш урыннарына эшкә урнаштыру турында сөйләде. Барлык катнашучылар да «Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте - инвалидларга», «Эш табарга теләгән һәр инвалидка ярдәм», «Инвалидка белешмәлек «10 сорау һәм җаваплар» исемле буклетлар алды. Барлык яшь инвалидлар да анкетированиеда катнашты. Әлеге чарада барлыгы 13 яшь инвалид катнашты.