ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында квиллинг техникасы буенча шөгыльләнә башладылар.

7 июнь 2018 ел, чәршәмбе

“Ныклы гаилә” Республика проекты кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр ата – аналар белән балаларга уртак эш “Гаилә байлыгы” темасына, гаилә символы – ромашка формасында коллаж ясавын оештырдылар.

Бүген биредә яшәүче православ динендәге өлкән кешеләр белән очрашып сөйләшү максаты белән Аксубай чиркәве дин башлыгы Александр атакайның ярдәмчесе Игорь килде. Ул шул динне тотучылар белән дини йолалар үткәрде, гөнаһларны кичерү сорарга кирәклеген аңлатты.

 «Нык гаилә» проект кысаларында Колбай-Мараса, Билэр куле, Иске-Чаллы, Егоркино авыл жирлеге базысында социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләр тарафыннан балалар очен сабантуй уткәрелде.

 

 

7 нче июнь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Танграм» буенча мастер – класс үткәрде.

Мастер классның максаты: танграмм тарихы белән таныштыру, когнитив функцияләрен үстерүдә булышу.

Таңграм — жиде төрле-төрле яссы фигурадан ясала торган (мәсәлән, кеше, хайваннар, хәрефләр яки саннар) башваткыч.

Мастер класс барышында социаль хезмәт алучылар гади геометрик сынны катлаулыга әйләндереп җыяр өчен  күп уйладылар һәм баш ваттылар. Әлеге уенда аеруча сан, фил, кеше  фигуралары ясау охшады.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның хәтер, игътибар, фикерләү, күзаллау, хыял барышы артты һәм психоэмоциональ хәле яхшырды.  

Социаль хезмәт алучылар чарада бик  теләп һәм актив рәвештә катнаштылар. Катнашучыларның чара барышында кәефләре яхшырды, тормыш тонусы hәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

Нурлат "Гармония" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Белорусова Светлана «Наркотиксыз тормыш" акциясе кысаларында  Иске Чаллы урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде.

Хәтта яңгырлы һава торышы түгел, омрачает тормыш, балалар приютында "Балкыш". "Уйныбыз, иптяшляр» - темасы -" безнең чаралар, анда тәрбияләнүче балалар белән таныштылар, уеннар, Татарстан халыклары. Халык уен - берсе бу акча баруны балаларны халык гореф-гадәтләренә. Уен ярдәм эшләү кирәкле мораль сыйфатлар йогынты ясый тәрбияләү, ихтыяр, әхлакый хисләр, үстерү сообразительности, тизлек реакция, сәләтен гамәлдә командада.

 «Надежда» халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләре Россия бәйсезлеге көненә багышланган чара үткәрделәр.

Алабуга«Доверие» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече квалификация күтәрү курсларында катнаша. Аларны волонтерларны өлкәгә җәлеп итүгә өйрәтәләр. Белгечләр өчен Татарстанда әшләгән волонтерлар оешмаларның җитәкчеләре чыгыш ясый,  отряд ясау турныда һәм проблемаларны хәл итү турныда сөйлиләр.

Курс тәмамлангач белгеч иреклеләр хәрәкәтен үстерү темасына үзенең социаль проектын әзерләргә планлаштыра һәм әлеге карарны «Ритэк» грант конкурсына җибәрергә тели.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018нче  елның 6нчы  июнь көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында   тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе Василовна  инициативасы буенча  Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышлап «Бөек шагыйрьнең тормышы» дигән тема астында чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International