“Астра” тернәкләндерү үзәгендә ата – аналар белән бергә балалар уртак эш “Гаилә байлыгы” коллажы ясадылар

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

7 июнь 2018 ел, чәршәмбе

“Ныклы гаилә” Республика проекты кысаларында “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр ата – аналар белән балаларга уртак эш “Гаилә байлыгы” темасына, гаилә символы – ромашка формасында коллаж ясавын оештырдылар. Бу гаиләне берләштерергә ярдәм итә торган эш төре.

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм аларның ата- аналары үзара аңлашу һәм игелеклелек атмосферасында коллаж ясауда үз өлешен кертәселәре килде. Мондый эштә без ата – аналар белән балаларны гомуми идеяга берләштердек. Ул гаилә элемтәсен ныгыту өчен нигез булып тора. Балаларга коллаж ясау эше бик тә ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International