«Танграм» буенча мастер класс

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

7 нче июнь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Танграм» буенча мастер – класс үткәрде.

Мастер классның максаты: танграмм тарихы белән таныштыру, когнитив функцияләрен үстерүдә булышу.

Таңграм — жиде төрле-төрле яссы фигурадан ясала торган (мәсәлән, кеше, хайваннар, хәрефләр яки саннар) башваткыч.

Мастер класс барышында социаль хезмәт алучылар гади геометрик сынны катлаулыга әйләндереп җыяр өчен  күп уйладылар һәм баш ваттылар. Әлеге уенда аеруча сан, фил, кеше  фигуралары ясау охшады.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның хәтер, игътибар, фикерләү, күзаллау, хыял барышы артты һәм психоэмоциональ хәле яхшырды.  

Социаль хезмәт алучылар чарада бик  теләп һәм актив рәвештә катнаштылар. Катнашучыларның чара барышында кәефләре яхшырды, тормыш тонусы hәм эшкә сәләтләре артты.

Чарада 8 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International