Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты - интернатында «Бөек шагыйрьнең тормышы» дип исемләнгән чара.

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

2018нче  елның 6нчы  июнь көнне ГАУСО «Акылга зәгыйфь балалар интернатында»   тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе Василовна  инициативасы буенча  Александр Сергеевич Пушкин туган көненә багышлап «Бөек шагыйрьнең тормышы» дигән тема астында чара үткәрелде. Чарада барысы 10 бала катнашты. Чараның максаты балаларны А.С.Пушкинның тормыш юлы  белән  таныштыру, аның шигырьләренә  карата мәхәббәт уяту.

    Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин балачактан ук таныш безгә, без аның әкиятләрен тыңлап үскән балалар . Без дэ балаларны кечкенә генә китапханәбездә булган А.С.Пушкин китаплары  белән таныштырдык.  Балалар китаптагы рәсемнәрне кызыксынып карадылар.  Тәрбияче А.С.Пушкинның тормыш юлы белән таныштырды,  балалар аның шигырьләрен кызыксынып укыдылар. Чараны тәмамлап үзләре укыган әкиятләр буенча рәсем конкурсы үткәрелде. Чара бик мавыктыргыч үтте, тәрбияче дэ, балалар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International