Россия бәйсезлеге көне

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

 «Надежда» халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге белгечләре Россия бәйсезлеге көненә багышланган чара үткәрделәр.

6 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе

Әгерҗе муниципаль районында «Надежда» халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагоглары социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар белән “Россия бәйсезлеге көне”нә багышланган чара үткәрделәр.

Педагоглар балаларга  презентация ярдәмендә бу яңа бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләделәр, дәүләт төзелеше һәм илнең Төп законы – Конституция белән таныштырдылар, федерация, демократия, Ватан, патриотизм, милләт сүзләренең мәгънәләрен аңлаттылар. Аннары балалар Россия символикасына кагылышлы викторинада катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Хор белән Россия гимнын җырладылар.

Бу чара күмәк аппликация ясау белән тәмамланды. Анда укучылар Россия картасын ак күгәрченнәр, зәңгәк күкчәчәк һәм кызыл йөрәкләр белән бизәделәр. Алынган нәтиҗәдән барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International