Нурлат "Гармония" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Белорусова Светлана «Наркотиксыз тормыш" акциясе кысаларында Иске Чаллы урта мәктәбе укучылары катнашында чара үткәрде.
Башта балалар белән наркотикларның зыяны турында профилактик әңгәмә уздырылды. Балалар әлеге фикер алышуда актив катнаштылар. Аннары яшьүсмерлерге "Сәламәтлек агачы" ясарга тәкъдим ителде. Агач яфраклары урынына сәламәт яшәү рәвеше язылган битләр ябыштырылды. Чара «Яшьләр Наркотикларга каршы» флешмобы белән тәмамланды.