Һәр ел 8 июнь көнне Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәте белән өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, авыр тормыш хәленә юлыккан балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм тормышка кабат ышанычлары уяна.
Бәйрәм алдыннан Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Азат Фәрид улы, Чистай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Чистай муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Каюмова Гузель Рафиковна булдылар hәм бәйрәм белән котладылар.
Традиция буенча 6 июньдә Пушкин hәм рус теле көнен билгеләп үтәләр.
Кызарып пешкән кабартма
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге дәүләт автоном учреждениесендә 08 июньдә җыр укытучысы Городилова Н.Г. җитәкчелегендә өлкән төркем һәм стационар бүлеге балалары кечкенә төркем реабилитантлары өчен “Кабартма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә булдылар. Алдан рольләрне бүлештеләр, әзерләнделәр һәм искиткеч тамаша оештырдылар. Артистлар да, тамашачылар да канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдереп кул чаптылар.
Һәр елны 8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә бүгенге көндә 30 социаль хезмәткәр эшли. Алар 210 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтә, ярдәм итә. Җаннарының җылысын бирү белән беррәттән, өлкәннәрнең алдагы көннәренә өмет өстәүче дә булып торалар.
7 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында өстэл теннисы буенча ярыш уздырылачак.
5 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында шахмат ярышы утәчәк.
8 нче июнь 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган “Игелек белән тулсын йөрәкләр! дигән темага тантаналы чара булып узды.
Чараның максаты: учреждениеның традицияләрен, коллектив хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар арасындагы игелекле мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту иде.
Социаль хезмәт күрсәтү буенча идарә башлыгы Галина Каширина hәм Үзәк директоры Юлия Ивахина хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәме, социаль хезмәткәрләр көне белән котладылар. Аларның авыр социаль тормыш хәлендә калган кешеләр өчен иң мөһим, кирәкле эш башкаруларына рәхмәт сүзләрен белдердереп, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Энергетик» мәдәният сарае Гульзада Рзаева җитәкчелегендәге музыкаль иҗат коллективының концерт программасы социаль хезмәткәрләргә бүләк булды. Социаль хезмәт алучылар да үзләренең иҗади сәләтләре: бию, шигырь, рус һәм татар телләрендә җырлар аша үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Социаль хезмәткәрләрнең төрле техникада башкарылган декоратив – кулланма сәнгать күргәзмәсе, бәйрәм чарасында катнашучылар өчен, гаҗәеп соклану хисләре тудырды һәм ул чараның бәйрәм бизәге булды.
Чарада 49 кеше катнашты.
8 июнь 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үткәрделәр.
30 майдан 30 июньгә кадәр Республикабызда “Наркотикларсыз тормыш”акциясе старт алды. Ул наркотик матдәләрне куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен тыюга юнәлтелгән.
2018 елның 7 июнендә «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү узәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе карамагында торучы гаиләрдәге балалар белән: «Яхшы кәеф рәсеме»- дип исемләнгән төркемле, изотерапия методы кулланылган дәрес уткәрелде.