Һәр ел 8 июнь көнне Россиядә социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәрләрнең хезмәте белән өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, авыр тормыш хәленә юлыккан балалар һәм гаиләләр реаль ярдәм алалар һәм тормышка кабат ышанычлары уяна.
Бәйрәм алдыннан Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Азат Фәрид улы, Чистай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Чистай муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Каюмова Гузель Рафиковна булдылар hәм бәйрәм белән котладылар.