Традиция буенча 6 июньдә Пушкин hәм рус теле көнен билгеләп үтәләр.
Истәлекле даталар кысаларында Үзәк hәм Балалар үзәк китапханәчеләре Алабугалылар өчен «Пушкинны укыйбыз» дигән әдәби акция үткәрделәр.
«Александр паркы»нда үткәрелгән бу акциягә А.С.Пушкин иҗатына битараф булмаган, поэзия яратучылар җыелдылар. «Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр- Аюпова Шәргия, Симонов Николай, Яшин Володя да теләп катнаштылар, «Евгений Онегин» әсәреннән өзекләр укыдылар.
Бәйрәмне түгәрәкләп барлык катнашучыларга да сертификат hәм буклетлар тапшырдылар.