Кызарып пешкән кабартма
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге дәүләт автоном учреждениесендә 08 июньдә җыр укытучысы Городилова Н.Г. җитәкчелегендә өлкән төркем һәм стационар бүлеге балалары кечкенә төркем реабилитантлары өчен “Кабартма” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтергә булдылар. Алдан рольләрне бүлештеләр, әзерләнделәр һәм искиткеч тамаша оештырдылар. Артистлар да, тамашачылар да канәгать калдылар, рәхмәтләрен белдереп кул чаптылар.