“Астра” тернәкләндерү үзәгендә ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үтте

2018 елның 8 июне, җомга

8 июнь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре Свиньякова Юлия һәм Самойлова Гөлчәчәк ”Җәйге каникулда куркынычсызлык” дигән темага танып – белү әңгәмәсе үткәрделәр.

Әңгәмәнең максаты җәйге каникул вакытында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен гомумиләштерү. Балалар әңгәмә барышында янгын булдырмас өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләре барлыгын ачыкладылар.Кояшның зыяны турында белделәр. Талпан тешләве һәм саклану чараларын белделәр. Таныш түгел кешеләр белән үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар, шулай ук сулык кырыенда куркынычсызлык турында сөйләштеләр, азык белән агулану очраклары турында да онытмаска куштылар.

Әңгәмә ахырында яңа алган белемнәр турында фикер алыштылар.Җәйге каникулларны актив һәм күңелле үткәрергә теләделәр. Бу чарада 22 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International