8 нче июнь 2018 нче ел, җомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган “Игелек белән тулсын йөрәкләр! дигән темага тантаналы чара булып узды.
Чараның максаты: учреждениеның традицияләрен, коллектив хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар арасындагы игелекле мөнәсәбәтләрне саклау һәм ныгыту иде.
Социаль хезмәт күрсәтү буенча идарә башлыгы Галина Каширина hәм Үзәк директоры Юлия Ивахина хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәме, социаль хезмәткәрләр көне белән котладылар. Аларның авыр социаль тормыш хәлендә калган кешеләр өчен иң мөһим, кирәкле эш башкаруларына рәхмәт сүзләрен белдердереп, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Энергетик» мәдәният сарае Гульзада Рзаева җитәкчелегендәге музыкаль иҗат коллективының концерт программасы социаль хезмәткәрләргә бүләк булды. Социаль хезмәт алучылар да үзләренең иҗади сәләтләре: бию, шигырь, рус һәм татар телләрендә җырлар аша үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Социаль хезмәткәрләрнең төрле техникада башкарылган декоратив – кулланма сәнгать күргәзмәсе, бәйрәм чарасында катнашучылар өчен, гаҗәеп соклану хисләре тудырды һәм ул чараның бәйрәм бизәге булды.
Чарада 49 кеше катнашты.