14 июнь көнне «Гнездышко» приюты балалары шәһәрнең нәфис галереясында булдылар. Экскурсия галерея директоры Садковой Т. П. алып барды.
«Арт-Идел. Кораб эзе...» исемле күргәзмәдә Республикабызның яшь рәссамнарның эшләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә Яшел Үзәннең кораб төзүчеләренә багышланган. Экскурсоводның кызыклы хикәяләре балаларга картиналарның һәм башка экспонатларның мәгънәсен ачыкларга булышты.
Безнең шәһәр – кораблар шәһәре, кораб төзүчеләр шәһәре. Шуңа күрә күп кенә картиналар әлеге темага багышланган. Шулай ук Ватаныбызның корабльләр төзү тарихы турында видеоматериаллар күрсәтелде.
Күргәзмәләр залында балалар яшь рәссамнарның картиналарын игътибар белән карадылар, үз фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Экскурсия бик ошады, һәм барлык балалар бертавыштан янә килергә теләк белдерделәр.