Төркемле дәрес «Серләшү» Азнакай

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

«Һәркемнең үз серләре бар. Кайчакта шул серләрне ачарга була... » Шушы сүзләр белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Габдрахманова Ф. М. төркемле дәрес үткәрде. «Серләшү» дип аталган төркемле дәрес рәхимсез мөнәсәбәтләрне кисәтү «Яшьсез балачак» программасы кысаларында балалар очен үткәрелде. Балаларга рольле уен бигрәк тә ошады. Анын барышында балалар күңелсез әни, ачулы әти, икелегә укучы малай ролләрен башкардылар. Күнегүләр эмоциональ киеренкелекне төшерергә булыштылар. Дәрес сенсор бүлмәсендә тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International