Ныклы дуслык

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Иреклеләр (волонтерлар) елы кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» реабилитация үзәгендә Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте студентлары «Ныклы дуслык» дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. 

Чараның максаты- балаларның кәефләрен күтәрү, бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен булдыру, «дуслык» төшенчәсе турында белемнәрне киңәйтү. 

Кем иң яхшысы дуслыкка өйрәтер? Әлбәттә совет мультфильмы «Леопольд исемле песи маҗаралары» персонажлары. Студентлар да шундый карарга килеп, игелекле песи һәм көнче тычканнар мисалында ничек дуслашырга кирәклеген күрсәттеләр. Бәйрәмдә күңелле һәм изгелекле атмосфера хөкем сөрде, балалар җырлар җырладылар, биеделәр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. 

Чара мөмкинлекләре чикле балаларда позитив социаль тотышлары үсешенә әһәмиятле булды һәм үзләренең эмоциональ торышлары белән идарә итү күнекмәләрен ныгытты, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә игелекле мөнәсәбәтләр тәрбияләде. 

 

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International