Россия көне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тантаналы рәвештә башланып китте. Россия Гимны яңгырады. Әңгәмә барышында сотрудниклар Россия турында шигырьләр укыдылар, бу интернатта яшәүчеләрдә туган ил белән горурлану хисе уятты. Россия көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены барлык катнашучыларда азарт һәм яхшы кәеф уятты.