“Хәтер һәм кайгы көне”

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь 2018 ел, Җомга

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.  Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Алабуга шәһәренең Хәтер мемориалында 22 июнь көнне  Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.  “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре  әлеге чарага үзләренең карамагында булган сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә килделәр.  Митинг бер минутлык тынлык һәм мәңгелек утка чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International