Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында «22 июнь – кайгы hәм хәтер көне” дигән чара.

2018 елның 22 июне, җомга

22 июнь 2018 ел, жомга

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында «22 июнь – Кайгы hәм  хәтер көне” дигән чара уткәрде.

Әлеге чара, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыкларын хәтердә саклап калу hәм мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

Чара, социаль хезмәт алучының компьютер сыйныфында төзегән “Кайгы hәм  хәтер көне” дигән  слайд – презентациясе белән башланды.   Катнашучылар,1941 – 1945 еллардагы сугыш чорында, өлкән буын якыннарының кичергән барлык фаҗигаләрен искә төшерделәр.

ДДН «Родник», ДК «Эврика» солисты Владимир Голубь һәм Джаз оркестры «Визит» солисты  Рания Имамееваның чыгышы  һәм аларның сугыш турындагы җырлары, миллионлап өзелгән гомерләрне, ятим калган  балаларны яңадан күз алдыннан кичерергә  мөмкинлек бирде.

Чараның яхшы нәтиҗәсе булып, тамашачыларның белгечкә - чара өчен, Дениска слайд - презентация һәм артистларга - «Краскалар турында баллада», «Исемсез биеклектә», «Землянкада», «Эх, юллар», «Кайту» дигән җырлары өчен рәхмәт белдерделәр. Чарада 23  социаль хезмәт алучы катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International