Гаилә hәм балаларга социаль ярдәм курсәту булекчәсе белгечләре «Сириус»патриотик клубы әгъзалары белән берлектә митингны оештыру hәм уткәрудә актив катнаштылар. Алар башкаруында сугыш турында шигырьләр hәм җырлар яңгырады.
Бу чарада БөекВатан сугышында катнашучы - Миндрюков Л.Я.,тыл ветераннары, ветераннар советы әгъзалары булдылар.
Ветераннарның сөйләуләре буенча катнашучылар ул фаҗигале вакыйгалар турында куп нәрсә белделәр.
Аннары катнашучылар «хәтершәме»кабыздылар hәм сугышта вафат булганнарны бер минутлык тыңлык белән искә алдылар.
Чараны тәмамлап hәйкәлгә чәчәкләр hәм кайгы тасмалары бәйләнгән такыялар куйдылар.