Сарман районы «Шәфкатъ» үзәгендә "Яшьләр наркотикларга каршы!" акциясы

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

   26 нчы июнь көнне Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе алдынгылары, Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, “Яшьләр наркотикларга каршы!” исеме астында профиликтик акция үткәрделәр. Акцияның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләр арасында яман гадәтләргә карата тискәре караш уятуны формалаштыру. Акция барышында волонтерлар авыл халкына наркотикларның кеше организмына тискәре йогынты ясавы турында мәгълумати буклетлар тараттылар, авылдашларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Чара дәвамында 200 буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International