2018 елның 25 июнендә «Забота» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. мәктәп яшендәге балалар белән«Фантазия илендә юл хәрәкәте кагыйдәләре» дигән конкурс үткәрде. Максат: Тәрбияләнүчеләрнең җәяүле һәм транспорт чарасында пассажир буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен камилләштерергә.
Чара барышында командалар игътибар белән презентация – викторинаны карадылар, сорауларга җавап бирделәр, күп кенә юл кагыйдәләре турында тарихи фактларны белделәр, яңа белемнәр алдылар, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Иң яхшы белемнәрен башлангыч сыйныфта укучы Давыдов Данил, Ананьев Алексей, Никифоров Андрей күрсәтте.
Тәрбияләнүчеләргә чара бик ошады, аеруча кроссвордка җаваплар табу, «Буталчык» уенында рәссамның хаталарын табу кызыклы булды.