26 нчы июнь 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә «Бөек Ватан сугышы чорындагы комсомол батырларына багышлана!» дигән концерт программасы белән Яр Чаллы шәhәре Тукай муниципаль районының “Умырзая” ветераннар хоры иҗат коллективы килде.
Ветераннар хорының музыкаль - сәнгать җитәкчесе Николай Негодяев hәм иҗат коллективы Татарстан Гимнны, Бөек Ватан сугышы елларында комсомоллар яратып башкарган хәрби җырларын башкардылар.
«Изге сугыш» «Комсомолдан аерылмыйм», «Мәхәббәт, комсомол һәм яз», «Иң мөһиме, җан картаймасын», «Комсомоллар-Доброволецлар», «Көрәш янә дәвам итә», «Шул елларга баш иябез» дигән патриотик җырлар башкарылды. Алып баручы Роза Вәлиеваның сөйләве аша тамашачылар, миллионлаган яшь комсомоларның фронтта немец-фашистлары басып алучыларына каршы көрәшкәннәрен күз алдына китерделәр. Алар дошман тылында да иң куркыныч сугышчан биремнәрне үтәп һәм ватаныбыз тылында да үзләренең фидакарь хезмәтләре белән шаккатырдылар.
Кайбер социаль хезмәт алучылар күз яшьләре белән, үзләренең яшь вакыттагы күңел җылылыгы бирә торган комсомол җырларын, кушылып җырладылар.
Чарада 49 кеше катнашты.