“Китап иленә сәяхәт”. Питрәч райондагы "Шатлык" приюты

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

26 июнь көнне Питрәч районы китапханәсе “Шатлык “приюты тәрбияләнүчеләренә ишек ачты.Китапханәдә балаларны бик җылы каршы алдылар.Китапханә – ул китап саклаучы йорт һәм аның вазыфалары турында китапханәче балаларны таныштырып китте.Җәмагать урынында үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде.Китап күргәзмәсе бик зур кызыксыну уятты балаларда.Җурналлар, нәниләр өчен китаплар һәм төрле тематикага язылган энциклопедияләрне ләззәтләнеп карадылар.Экскурсия нәниләр төркеменә бик зур тәссир итте.Бик зур рәхмәт,китапханәчеләргә китап иленә экскурсияне оештырырга булышканнарына.

Автор: тәрбияче Лилия Минневалиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International