“Зоопаркка сәяхәт” исемле төркемле дәрес

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

“Сәламәтлек баскычы»  программасы кысаларында «Веста» Үзәге белгече Татьяна Евлентьевамөмкинлекләре чикле балалар өчен “Зоопаркка сәяхәт” исемле төркемле дәрес оештырды.Максат: эре һәм вак моториканы, күзаллау күнекмәләренүстерү.

Дәрес уен формасында узды. «Соры куян юына» дип аталучы уенда, барлык балалар да түгәрәккә утырдылар, алып баручы кычкырып бер шигырьдән өзек укыды, һәм түгәрәк уртасында утыручы бала (куянкай) шигырьдә нәрсә турында сүз барса, шуңа туры килүче барлык хәрәкәтләрне күрсәтеп барды, ә калган катнашучылар “куянкай” артыннан кабатладылар. Уен барышында барлык катнашучылар да түгәрәк үзәгендә“куянкай» ролендә булып алдылар.

Соңрак балалар белән төрле-төрле уеннар үткәрелде: чарада катнашучылар «самолетлар кебек очтылар», «куяннар кебек сикерделәр», «аюлар кебек йөрделәр» һ. б. Балалар өчен соңгы күнегү булып моториканы үстерүгә юнәлдерелгән «Педало» махсус җиһазында күнегүләр ясау булды, алар балаларның  вестибуляр аппаратын җайга салуга, хәрәкәтләрнекоординацияләүгә, гомуми моторика үсешенә, мускулларны тонуста тотуга, балаларның гәүдә үсешенә һәм аяк-куллар моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иделәр.

Катнашучылар барлык күнегүләрне дә башкарып чыктылар. Һәркем бу дәреснеүзе өчен файдалы дип тапты һәм балаларда алдагы эшчәнлек өчен яхшы кәеф барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International