27 июнь 2018г., чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә спорт – сәламәтләндерү, тәрбия планы буенча балаларга һәм әти – әниләргә “Сәламәтлекне саклау. Тән өлешләре” дидактик уеннар элементлары һәм физик күнегүләр комплекслары кулланып профилактик әңгәмә үткәрелде. Дәрестә 15 бала һәм 6 әти – әни катнашты.
Әңгәмә барышында кешенең тышкы кыяфәте, тән өлешләре һәм йөз чалымнары төшерелгән төрле картиналар бирелде. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дип исемләнгән практик мәсьәләләр белән балалар булган белемнәрен ныгыттылар. Чара ахырында балаларга “Сәламәтлек кагыйдәләре” дигән белешмәләр өләшенде.