29 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияләнүчеләр , тәрбияче Тимергалиева Ландыш җитәкчелегендә , кырга экскурсиягә бардылар.
Экскурсиягә түбәндәге бурычлар куйды:
Чәчәкләр патшалыгында бик күптөрле чәчәкләр үсә. Шулар арасында кыр чәчәкләре иң матур чәчәкләрнең берсе булып тора.. Алар табигатьтә кеше күзәтүеннән башка үсәләр.Кыр чәчәкләренен иң киң таралганы-ромашка. Ромашка чәчәген йорт тирәләрендә дә күрергә була.
Тәрбияче балаларга кырда үсүче ромашка белән бакчада үскән ромашка арасындагы аермалылыкны аңлатты. Бу чәчәкләрне танып белергә өйрәтте. Ромашка чәчәгенең дәвалану өчен бик файдалы булуын , аны җыеп, киптерү үзлекләрен өйрэтте. .
Соңыннан балалар кырда үсүче ромашкалардан матур букетлар ясап, тәрбияче апаларына бүләк иттеләр. Балаларга экскурсия бик ошады