«Лев Толстой сәгәте» в Лениногорском КЦСОН «Исток-Башлангыч»

2018 елның 29 июне, җомга

ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасында «Социаль хезмәткәр Мәктәбе» программасы тормышка ашырыла. 

ТР президенты Рөстәм Миңниханов  Указы буенча  2018 ел республикада «Лев Толстой елы» дип игълан ителде. Аның язмышы Казан белән тыгыз бәйләнгән.

 Чираттагы программа  кысаларында Толстойлар семьясы Казанда яшәгән чаклары белән бәйле. 1841 елда ятим Лев Толстой абыйлары белән күчеп килгәннәр. 16 яшендә ул Казан Унивеерситетына укырга кергән. Нәкъ менә Казанда укыган чоры аның тормышында иҗатында җитди эз калдырган, шул вакытта «Утро помещика», трилогия «Детство, отрочество,юность», «После бала” әсәрләре барлыкка килгән. Социаль хезмәткәрләр бөек язучысының тормышының  нечкәлекләрен кызыксынып тынладылар. Лев Николаевич Толстойның  яраткан әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International