Алабуга “Доверие” белгечләре балалар белән Л.Толстой әсере буенча тамаша үткәрделәр

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

28 июнь 2018 ел, Пәнжешәмбе

Алабуга шәһәрендәге “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре исәптә торучы балаларны бөек язучы Л.Н. Толстойның иҗаты белән таныштыру, аларда әдәбиятка карата кызыксыну уяту һәм аларның иҗади сәләтен арттыру максаты белән язучының тууына 190 ел тулуын билгеләп үтү кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итә. Бүген белгечләр иң кечкенә яшьтәге балалар белән Л.Н. Толстойның “Өч аю” әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар белән ничек дөрес итеп рольгә керү турында сөйләшү уздырылды. Әкиятне берничә кат укып, аның сюжеты турында, әкият геройларының үз-үзен тотышы сөйләшкәч, балалар бөтен сәләтләрен кушып әкиятне сәхнәләштерделәр. Балалар үзләренең итади сәләтләрен, барлык осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International