5 нче июль 2018нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Пластилиннан әвәлеп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты – бармакларның хәрәкәтләнүен яхшырту, үзеңнең фаразыңны, хыялыңны, уйлау сәләтеңне үстерү.
Чарада социаль хезмәт алучылар пластилиннан әвәләп төрле хайван сүрәтен ясадылар. Аеруча панда, дуңгыз, пингвин әвәләү бик ошады. Чара ахырында күргәзмә оештырыды.
Әвәләү, әвәләп ясау – ул әвәләү өчен яраклы сыгылмалы материаллардан төрле скульптуралар булдыру. Әвәләп ясау кешенең күзаллавын, фаразлавын, хәтерен, тою хисен, уйлау сәләтен үстерә. Кешедә, шәхес буларак, пөхтәлек, җыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык, түземлелек сыйфатлары формалаша. Әлеге хезмәт бармакларның эшчәнлеген үстерә, аларның мускулатурысын ныгыта, хәрәкәтләнүен яхшырта; төрле көнкүреш гамәлләр башкару өчен бу бик мөһим.
Социаль хезмәт алучылар йөкләмәне бик яхшы үтәделәр, тапкырлык, зирәклекләрен курсәттеләр. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, психоэмоциональ торышы яхшырды: игътибар, фикерләү, уйлау, фаразлау, күз алдына китерү сәләтләре артты.
Чарада 5 кеше катнашты.
Питрәч районыңың “Шатлык” социаль приютында кече группа психологы Садыкова Р. Н. «Тәрбиләнүчеләр арасында наркотиклар таралуына кармы карта формалаштыру” программасы нигезендә дәрес үткәрде. Максаты: акрын һәм аерым тарту шаукамы белән таныштыру, пассив тарту” мәгънәсен һәм зарарын аңлату. Дәрестә төрле уен техникалары кулланылды:анкета, күнекләләр булдыру “Кем күбрәк?, “Син нишләр идек?” ролысе уены. Балалар үзләренең уйлары һәм кичерешләре белән бүлештеләр. Командалы эштә балаларның, үз-ара күнекмәләре ныгызды, активлык артты, үз позицияләре формалашты. Дәрес нәтиҗәсендә тарту һәм кеше организмына зыяны проблемасы буенча информация дәрәҗәсе артты.
Автор: психолог Римма Садыкова.
Җәйге чор узе белән каникул шатлыгы, су коену hәм кызыну гына тугел, ә балалар өчен югары җаваплылык алып килә.Җәйге чорда ата-аналарның төп бурычы булып, беренче чиратта балаларның куркынычсызлыгын саклау тора.
«Туган як» дип аталган Республикакүләм проекты кысаларында hәм «Ныклы гаилә» дигән программа нигезендә «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүче Александр Федорович үзенең туган ягы - Түбән Кама шәhәрендә булып кайтты.
Күңелле стартлар
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесендә 16 инвалид бала белән ФК инструкторы Амитова А.Н. 05нче июльдә чираттагы саф һавадагы шөгыльне оештырды. Балалар “Күңелле стартлар”да катнаштылар. Башта зарядка ясадылар, аннары обруч тәгәрәттеләр, йөгерештә ярыштылар, ике кеше бергәләп жинештеләр. Барысы да көне буена бик күп уңай эмоция алдылар.
«Кул остасы» клубы Урнэк авылы эбилэре очен ижат иту урыны гына түгел, ә аралашу, ял иту урыны.
4 июль 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Минзәлә шәхәрендә урнашкан “Туган як” музеена күргәзмәләр карарга барачаклар.
4 июль конне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдэме белэн , Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында тәрбияләнучеләр һәм Саба гимназиясендә укучы балалар өчен , Саба районы «КСК Сабантуй» мәйданында , балалар сабантуе оештырылды.