5 нче июль 2018нче ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Пластилиннан әвәлеп ясалган әйбер» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты – бармакларның хәрәкәтләнүен яхшырту, үзеңнең фаразыңны, хыялыңны, уйлау сәләтеңне үстерү.
Чарада социаль хезмәт алучылар пластилиннан әвәләп төрле хайван сүрәтен ясадылар. Аеруча панда, дуңгыз, пингвин әвәләү бик ошады. Чара ахырында күргәзмә оештырыды.
Әвәләү, әвәләп ясау – ул әвәләү өчен яраклы сыгылмалы материаллардан төрле скульптуралар булдыру. Әвәләп ясау кешенең күзаллавын, фаразлавын, хәтерен, тою хисен, уйлау сәләтен үстерә. Кешедә, шәхес буларак, пөхтәлек, җыйнаклык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык, түземлелек сыйфатлары формалаша. Әлеге хезмәт бармакларның эшчәнлеген үстерә, аларның мускулатурысын ныгыта, хәрәкәтләнүен яхшырта; төрле көнкүреш гамәлләр башкару өчен бу бик мөһим.
Социаль хезмәт алучылар йөкләмәне бик яхшы үтәделәр, тапкырлык, зирәклекләрен курсәттеләр. Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның кәефләре күтәрелде, психоэмоциональ торышы яхшырды: игътибар, фикерләү, уйлау, фаразлау, күз алдына китерү сәләтләре артты.
Чарада 5 кеше катнашты.